“Шура” альманахының 8нче саны дөнья күрде.

31 март 2015 ел 12:11

“Шура” альманахында мәчетләрдә мәхәллә халкына җиткерү өчен танылган дин әһелләренең вәгазьләре, хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләренә багышланган язмалар, мөфти фәтвалары, дини сорау-җаваплар урын алган. Шулай ук төрле дини чаралар уңаеннан язылган публицистик материаллар бар.

Танылган татар дин галимнәре Садыйк Иманколый, Ризаэтдин Фәхретдинов эшчәнлекләре белән танышырга мөмкин. Намазга кагылышлы хәдисләр, көн дә укыла торган догалар, намаз вакытлары урнаштырылган.

“Шура”ның бу санында “Әмәли” китабының 1913елны Казанда нәшер ителгән нөсхәсенең фотокүчермәсе бастырылган. Бу әсәр шигъри юллар белән язылган һәм безне Имам Әбү Мансур Матуриди мәзһәбе гакыйдәсе белән таныштыра. “Әмәли” китабының авторы – Фирганә өлкәсе Ош шәһәрендә туган мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Оши (һиҗри 569 ел). Кыска гына вакыт эчендә хәнәфиләр арасында бу әсәр мәшһүрлек ала һәм хәзерге көндә дә ул Хәнәфи мәзһәбе мәдрәсәләрендә өйрәнелә. Татар мәдрәсәләрендә бу китап уку-укыту программасына кертелгән һәм танылган галим Шәйхелислам әл-Хәмиди тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителгән. 
 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана