Балалар Шәле авылының иң өлкән яшьтәге мулласы Габдулхак хәзрәт шамаилләрен карадылар

31 март 2015 ел 13:59

 22 -29 март көннәрендә Питрәч районының Шәле авылындагы “Гайнетдин” мәдрәсәсе каршында балалар мөселман лагере оештырылды. 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге 18 бала язгы каникул вакытында әлеге лагерьга теләп йөрде. Программа буенча лагерьда эш ислам нигезләре буенча белем алу белән башланып китте. 

“Аллаһ – бар нәрсәне бар итүче”, "Доганың файдасы, дога төрләре”, “Иманның биш баганасы, пәйгамбәрләргә ышану”, “Ата-аналарга карата әдәп кагыйдәләре” темаларына лекцияләр үткәрелде. 

Лагерь кысаларында волейбол һәм баскетбол ярышлары уздырылды.  

Балалар Шәле авылының иң өлкән яшьтәге мулласы Габдулхак хәзрәтнең хәлен белергә бардылар. Ул 50 елдан артык җирле мәчеттә имам булып торган һәм балаларның барысына исем кушкан мулла. Аның белән очрашу  Татарстан Диния нәзарәте  үткәрә торган “Минем гаиләм шәмаиле” конкурсы кысаларында да узды. Габделхак хәзрәт авылда үзенең гадәти булмаган шамаилләре белән дан тота. Авыр совет елларында ук ул төрле буяулар табып шамаилләр ясаган. Балалар аның эшләрен сокланып карады. 

Дәресләр тәмамланганнан соң укучылар мәдрәсә укытучылары белән бергә чәй эчтеләр, өйлә намазын укыдылар. 

29 март көнен балалар тагын да зарыгып көтте. Ул көнне лагерьга йөрүчеләр Казанга экскурсиягә барды. Алар тарихи мәчетләрне карадылар, FUN-24 күпфункцияле күңел ачу үзәгендә булдылар. 

Әлеге лагерьны оештыруда Шәле авылы мәхәлләсе, “Гайнетдин” мәчете җитәкечелеге, җирле эшмәкәрләр һәм лагерьга йөрүчеләрнең туганнары рухи һәм матди ярдәм күрсәтте. Оештыручылар әлеге файдалы эшне алга таба да дәвам итәргә уйлый. 

Латыпов Тимур, имам-хатыйб

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана