30-31 март көннәрендә Сүриядә “Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый: аның карашлары һәм хезмәтләре” дип аталган конференция оештырылды. Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, мөгаллим Рөстәм Нургалиев катнаша.
Бүген төрле илләрнең дин галимнәрен, белгечләрен туплаган конференция эше исламның фәнни аспектларына, Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый мирасына багышланды. Хәзерге заман мөселманнарын борчыган проблемалар турында сөйләштеләр.
Кунакларга галимнең китаплары, кульязмалары тәкъдим ителде.
Олуг галимнең шәригать фәннәре, этика, әдәбият, фәлсәфә, социология өлкәсенә караган 60тан артык китабы бар. Ислам дөньясында тирән якты эз калдырган галим 1929 елда Төркиядә туган, аннары әтисе аны дүрт яшендә Сүриягә алып китә. Биредә ул олуг шәхес булып үсә- Әл-Әзһәр университетын тәмамлый, Димәшкъ шәһәре университеты шәригать фәннәре факультеты деканы була.
Конференция кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Габдрахман Куки, шәех Алләмә Нурутдин Итр, Хисаметдин Фарфур кебек мөселман галимнәре белән очрашып аралашты. Рамазан әл-Бутйның улы, Шама мөселман галимнәре берлеге җитәкчесе, танылган ислам галиме, Димәшкъ университеты шәригать факультеты деканы урынбасары Тәүфыйк шәех белән ТР МДН Голәмәләр шурасы һәм Шама мөселман галимнәре берлеге арасында хезмәттәшлек кору хакында сөйләште.
Конференциядә ТР МДН Голәмләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Рамазан әл-Бутыйның зур гыйлем калдыруын ассызыклады. Бу гыйлемне дөнья күләмендә өйрәнәләр, шул исәптән Россия шәкертләре дә. Рамазан әл-Бутыйның хезмәтләре тынычлык, толерантлык һәм мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлатуы белән кыйммәтле булуы хакында әйтте.