Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең Сүрия гарәп республикасындагы илчелегенең консул бүлеге җитәкчесе Карен Василян белән белән очрашты.
Очрашу вакытында мөфти илчелек вәкиленә Татарстан делегациясенең конференциядә катнашуы хакында сөйләде. Әлеге чара Россия һәм Сүрия галимнәре, дин белгечләре арасында элемтәләр урнаштыру булып тора. Озак еллар дәвамында Россия ислам институтының Сүрия галимнәре, аерым алганда, Тәүфыйк Рамазан әл-Бутый белән хезмәттәшлек итүе хакында әйтте.
Шулай ук Татарстан мөфтие Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге хакында сөйләде.
Әлеге очрашуда мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев та катнашты.