Мөфти Сүрия гарәп республикасының дин эшләре буенча министры, доктор Мөхәммәд Әбделсаттар Әс-Сәет белән очрашты. Әлеге очрашу ТР МДН делегециясенең Сүриягә эшлекле сәфәре кысаларында булды.
Очрашуда сүз мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү юллары хакында барды. Татарстан мөфтие Камил хүәзрәт Сәмигуллин нәзарәт эшчәнлеге, яңа интернет проектлар, “Хузур” нәшрият йорты нәшер иткән китаплар хакында сөйләде. Шулай ук чит ил вәкилләренә мөфтият турында гарәп телендә эшләнгән ролик күрсәтелде. Мөфти бүгенге көндә татар дин галимнәре хезмәтләрен торгызу, өйрәнү эше хакында да әйтте һәм министрдан Сүрия китапханәләрендә сакланып калган татар дин галимнәре китапларын эзләүдә булышлык итүне сорады.
Министр үз чиратында конференциядә катнашулары өчен Татарстан дин әһелләренә рәхмәтен әйтте һәм алга таба да Сүрия һәм Татарстан дин белгечләре арасында хезмәттәшлек дәвам итүенә ышанычын белдерде. Хөрмәтен күрсәтеп, Сүрия чапаннарын бүләк итте.
Сүриягә рәсми сәфәр кысаларында татар дин әһелләре танылган галим Нурутдин Итр белән очраштылар. Моннан тыш бөек шәех Мөхетдин Ибн Әраби каберен зиярәт кылдылар һәм дога укыдылар.
***
Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Сүриядә “Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый: аның карашлары һәм хезмәтләре” дип аталган конференция оештырылды.
Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, мөгаллим Рөстәм Нургалиев катнашты.