Чирмешән малайлары намаз да укыйлар, футбол да уйныйлар

01 апрель 2015 ел 13:09

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район мөхтәсибәте оештырган мөселман балалары спартакиадасында Кара Чишмә авылы командасы иң көчле булып танылды. 

14 яшькә кадәрле яшүсмерләр арасында оештырылган әлеге ярышларда малайларның физик көчләрен генә түгел, хәрби темага белемнәрен һәм зирәклекләрен дә тикшерделәр. Конкурсантлар спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, догалар өйрәнергә дә вакыт табалар.

- Мондый спартакиадада әле беренче генә катнашуым, бик кызык, мавыктыргыч итеп оештырганнар, - ди Түбән Кәминкәдән 5 класс укучысы Ленар Сөләйманов. - Чирмешән мәчетендә дини темага оештырылган ярышта дүртенче урын алган идем. Рәфис абый Әгъзамов алып баручы дәресләргә йөрим. Гарәпчә укырга да өйрәнәбез, намазны да беләм, кайбер догаларны әби дә өйрәтте.
Спартакиадада алты команда катнашты, һәр командада – 5-6 укучы. Алар алты спорт төре буенча (аркан тартышу, спринт, 500 метрга кросс, баскетбол, футбол, бадминтон) көч сынаштылар. 

- Мөселман кешесе нык, түзем, чыдам һәм гыйлемле дә булырга тиеш, - дип җиңүгә рухландырды баш судья Фаиз Билалов.
Дөрестән дә, малайлар үзләренең көчләрен төрле яклап күрсәтте. Спартакиаданың икенче өлешендә малайлар шифрограмма җибәрделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, погоннары буенча хәрбиләрнең дәрәҗәләрен билгеләделәр. Бу бәйгедә Туймәт һәм Кара Чишмә командаларына тиңнәр булмады. Түбән Кәминкә һәм Керкәле малайлары да сынатмаска тырышты.

Барлык ярышлар йомгаклары буенча Туймәт командасы – икенче, түбәнкәминкәлеләр өченче булды. 

- Мин чаңгыда йөрергә, йөгерергә, футбол уйнарга яратам, спорт белән даими шөгыльләнгәч бәйгедә дә бик авыр булмады,- ди Кармыштан Динар Шәмсунов. - Мәчеткә йөрергә, догалар, гарәпчә укырга өйрәнергә дә вакыт кала. 

Җиңүче командаларга район мөхтәсибәте, Чирмешән, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә мәхәлләләре ярдәме белән алынган бүләкләр, медальләр тапшырылды. Балалар мәчеттә төшке аш ашадылар, өйлә намазы да укыдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана