28 март көнне Актанышның “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә район мөслимәләре чираттагы күркәм чара уздырдылар. Бу юлы дини кичәгә дәү әниләр оныклары белән җыелдылар. Кичә “Тәмле телле дәү әнием, балдан татлы оныгым” дип аталган иде.
Кадерле һәм хөрмәтле дәү әниләр оныклары белән бергә төрле биремнәрдә катнаштылар, дини һәм тәрбияви сорауларга җавап бирделәр.