8 апрельдә ТР МДН, РИИ, КФУ "Ислам тарихы һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү программасы" кысаларында квалификация күтәрү курсын уздыра. Курс темасы - “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары”на туры килгән программалар, методик эшләнмәләр әзерләү”.
Әлеге курс дини уку йортлары мөгаллимнәренә исәп тотып оештырыла. Анда программаларга, методик эшләнмәләргә куелган таләпләр тикшереләчәк. Шулай ук имам-хатыйбларны, ислам фәннәрен, гарәп телен укытучыларын әзерләүгә кагылышлы сораулар каралачак.
Лекцияләрне дини мәгариф өлкәсе белгечләре укый.
Курс кураторы: ТР МДН фән һәм мәгариф бүлеге. Телефон: 89178579903, 89377774084, электрон адрес: nazlin@mail.ru.