Татарстан мөфтие Мәскәүдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов белән очрашты. Очрашу Россия Федерация Советының хаҗга багышланган утырышы кысаларында узды.
Узган елдан башлап, элеккеге Чистай районы башлыгы Федерация Советында Татарстан вәкиле булып тора.
Камил хәзрәт Илдус әфәндегә республикадагы дини вәзгыять, нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләде. Агымдагы елның мөфтият тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак үткәрелүен әйтте. Бу уҗайдан ниятләнелгән чараларга тукталды.