Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1500 кеше бара ала. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонын оештыруга багышланган җылыштан соң хәбәр итте.
Быел Россия күләмендә хаҗга 16400 квота каралган. Узган ел да квота күләме шулай ук иде. 2015 елдан башлап хаҗга бары тик яңа төрдәге - электрон чиплы чит ил паспорты белән генә барып була.
Хаҗиларның Согуд Гарәбстанына килүе 16 августтан башлана, туган илләренә алар 12 ноябрьдә әйләнеп кайтырлар дип көтелә.