Теләче балалары "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесендә зур уңышларга ирештеләр

06 апрель 2015 ел 10:26

4 апрельдә районыбыздан 20 укучы бала башкалабыз Казан шәһәрендәге "Ярдәм" мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән балалар өчен узган әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес  итеп Коръән уку буенча "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән чираттагы  бәйгедә катнашты. Төрле номинацияләрдә районыбыздан 7 бала җиңүчеләр санына керде.
Беренчедән, Иске Җөри бистәсеннән 4 яше тулган Фәләхиев Билал Рәшидә Исхакый номинациясендә җиңүче итеп танылды. Шулай ук Иске Җөри бистәсеннән Нуриев Муса  Хөсәен Фәезханов номинациясендә, Фәрхуллин Айтуган Мөхәммәтҗан Хөсәенов номинациясендә, Фәрхуллин Илъяс Шиһабетдин Мәрҗәни номинациясендә, Теләче бистәсеннән Фәнил Гайнетдинов Хөсәен һәм Нәҗип Әмирхановлар номинациясендә җиңүгә ирештеләр.

Гран приның төп бүләкләренә Иске Җөри бистәсеннән 7 сыйныф укучысы Адилә Гыйльметдинова һәм Олы Нырсы бистәсеннән 9 сыйныф укучысы Закирова Гөлдания лаек дип танылды. Аларның һәрберсенә электрон Коръән бүләк буларак тапшырылды. Ошбу чара балаларыбызның күңеленә хуш килде.
Шуны да әйтеп китергә кирәк, татар тарихын һәм мәдәниятен, шулай ук ислам динен үстерүдә хезмәт күрсәткән өчен Теләче районы имам мөхтәсибе Фәләхиев Исмәгыйль Йосыф улына һәм Иске Җөри бистәсе имам-хатыйбы Фәләхиев Мөхәммәд Йосыф улына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана