29 март көнне өйлә намазыннан соң Теләче бистәсе мәчетендә чираттагы хатын-кызлар җыены үткәрелде. Ошбу җыенга чакыруыбызны кабул итеп, фикерләре вә тәҗрибәләре белән уртаклашу нияте белән Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина килде. Мөхтәрәм кунагыбыз мәчетебездә җыелган мөслимәләргә "Камил бала тәрбияләүдә ислам диненең роле" дип аталган вәгазь сөйләде. Шулай ук бу очрашуда Наилә Җиһаншина тарафыннан яшь мөслимәләр өчен "Яшь киленнәр һәм туташлар" исемле клуб булдыру фикере районыбыз мөслимәләренең күңеленә хуш килде. Наилә ханымнан соң сүзне Шакирова Минниса ханым алды. Аның вәгазе "Ата-ана хакын ничек үтәргә" дигән темага багышланган иде.
Җыенның йомгаклау өлешендә мөслимәләребезгә корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесе оештырылды.