Мөфтияттә дини һәм әдәби очрашу көтелә

06 апрель 2015 ел 10:50

15 нче апрель көнне Татарстан Республикасы мөселманнары  Диния нәзарәте  бинасында яшь шагыйрь һәм язучылар белән очрашу уздырыла. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре һәм Казан федераль университетының “Әллүки” иҗат берләшмәсе әгъзалары, татар  әдәбияты белән кызыксынган мөселман яшьләре Коръән китабы, аның төрле халык әдәбиятларына йогынтысы, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, хәдисләре турында фикер алышачак. Кичәнең махсус кунаклары - Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.

Очрашу сәгать 18.00 дә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана