15 нче апрель көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында яшь шагыйрь һәм язучылар белән очрашу уздырыла. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре һәм Казан федераль университетының “Әллүки” иҗат берләшмәсе әгъзалары, татар әдәбияты белән кызыксынган мөселман яшьләре Коръән китабы, аның төрле халык әдәбиятларына йогынтысы, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, хәдисләре турында фикер алышачак. Кичәнең махсус кунаклары - Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт.
Очрашу сәгать 18.00 дә башлана.