Мөфти "Татмедиа" җитәкчесе белән мәгълүмат чаралары хакында сөйләште

06 апрель 2015 ел 14:20

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов белән очрашты.

Мөфтияттә узган очрашуда “Татмедиа” һәм нәзарәт арасында хезмәттәшлек һәм Татарстан мәгълүмат чаралары аша традицион ислам кыйммәтләрен тарату турында сөйләштеләр. Мөфтиятнең мәгълүмат чыганаклары, “Хузур” нәшрият йорты, “Хузур ТВ”,   islam-today.ru хакында фикерләштеләр.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Айрат әфәндегә мөфтият эшчәнлегенә багышланган фильмны күрсәтте, ниятләнелгән чаралар хакында сөйләде. 2015 елның мөфтият тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак уздырылуы хакында әйтте.

Камил хәзрәт Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының халыкка ислам кыйммәтләрен, халкыбызның рухи традицияләрен алга таба да актив яктыртуларына ышанычын белдерде һәм рәхмәтен җиткерде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана