"Фәнис" мәдрәсәсендә профессор лекциясен тыңладылар

07 апрель 2015 ел 15:03

 “Мәчетләр каршында оештырылган курсларда дини дәресләр укыту” программасы буенча квалификация күтәрү курслары Ютазыдагы “Фәнис” мәдрәсәсендә узды. Ислам тарихы һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү ниятеннән махсус курсларны ТР МДН, КФУ һәм РИИ үткәрә.

КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институты профессоры, тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов татар дини тәгълимате барлыкка килүе хакында лекция укыды. Хөсәен Фәизханов, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыриның рухи  мирасы белән таныштырды. Бүгенге мөселман өммәте хакындагы фикерләре белән уртаклашты.

Укуларда "Фәнис" мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм дини уку йорты мөгаллимнәре катнашты.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана