Актаныш районы җәмигъ мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелыш Коръән аятьләре укып башланып китте. Аннары имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин авылларда дини эшчәнлек алып баручы муллаларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” белән таныштырды. Әлеге нигезләмәне ТР МДНнең Голәмәләр шурасы ел дәвамында казыйлар белән берлектә әзерләде. Нигезләмәгә җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уздыру, мәетне юу, кәфенләү, мәетне җирләү, зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре, исем кушу, Коръән ашы үткәрү кебек йолаларны башкару тәртибе язылган. Хәзрәтләр менә шулар хакында җентекләп сөйләштеләр, киңәшләштеләр. Җеназа үткәрүгә һәм исем кушу йоласын башкаруга кагылышлы сораулар аерым каралды.
Җыелышта район имамнарга “Хузур” нәшриятенең китаплары белән бергә “Шура” җурналы да тапшырылды, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
Дини эшчәнлек алып бару хакындагы җитди сөйләшүләр чәй өстәле артында дустанә аралашу белән тәмамланды.