Әлмәттә бала тәрбияләүгә багышланган сөйләшүгә төрле өлкәләрдән белгечләр җыелды

08 апрель 2015 ел 10:45

7 апрель көнне Әлмәт районы Елховой авылында “Әхлаклы бала – тәрбиянең максаты” исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Аның эшендә галимнәр, дин әһелләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Кунаклар арасында баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев белән, район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та бар иде. Башлангыч сыйныф укытучысы Фирая Галиева оештырган “Әхлак бишеге – иманлы гаиләдә” исемле сәхнәләштерелгән сыйныфтан тыш чара беркемне битараф калдыра алмады.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән аятләрен укып дога кылды. Ул укытучыларның хезмәтен бал кортлары хезмәтенә тиңләштереп, аларга чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укытучыларга үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. “Киләчәк буынны тәрбияләү -  иң саваплы эш һәм ул озакламый җимешләрен дә бирәчәк”, - дип ассызыклады Җәлил хәзрәт.

Шулай ук конференциядә тарих фәннәре докторы Файзелхак Ислаев, “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова һәм башкалар чыгыш ясады.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Шулай ук кунаклар Елховой авылы беренче мәхәлләсенең Ярулла хаҗи исемендәге мәчете, аның янәшәсендә эшләүче мәдрәсә, балалар бакчасы һәм музей эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана