Ветераннарга бер хөрмәт

08 апрель 2015 ел 11:06

Гаилә мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән чәй табыны артында җылы очрашу узды. Әлеге күркәм чараны мәчет коллективы ТР МДНнең «Хузур» нәшрият йорты һәм «Зәкят» хәйрия фонды белән бергәләп оештырды. Коръән укып, дога кылганнан соң мәхәллә балаларының чыгышы тәкъдим ителде. «Сугыш афәтләре рухыгызны сындыра алмаган, ачлы-туклы көенчә дә Ватан өчен, безнең якты киләчәк өчен көрәшкә күтәрелгәнсез — балаларга гыйбрәт итеп әнә шул хакта сөйләгез. Ватанны хөрмәт итәргә, туган җирнең, маңгай тире белән игелгән ризыкның кадерен белергә өйрәнер өчен сезнең үрнәк безгә бик кирәк. Барысына да рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар, Аллаһы Раббыбыз һәркайсыгызга сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен», — диде Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең вәгазендә.

Җавап итеп, ветераннар да хатирәләре белән уртаклаштылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Камил Рамазанов исә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язган шигырен да укып күрсәтте. Кунакларның да, мәҗлесне оештыручыларның да уртак фикере яңгырады ул шигъри юлларда:
«Дөньяларга тынычлык бир, Раббым,
Ирек кылма явыз көчләргә!»

"Зәкят" фонды очрашуда катнашкан  сугыш һәм тыл ветераннарына күчтәнәчләр өләште. Фонд хезмәткәрләре ветераннарны өйләренә кадәр озатып та куйдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана