Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов белән очрашты.
Очрашуда сүз “Яңа гасыр” телеканалы аша халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен җиткерү, динебезне яктырту, мөфтият уздырган чараларны күрсәтү турында барды.
Мөфти хәзрәтләре Илшат Әминовка “Яңа гасыр”да даими рәвештә дини тапшырулар күрсәтелүенә, дини эшчәнлеккә кагылышлы хәбәрләр җиткерелүенә рәхмәтен белдерде. “Яңа гасыр” каналының ислам матурлыгын күрсәтүдә зур роль уйнавын һәм динара мөнәсәбәтләрне саклауга җитди өлеш кертүен әйтте.
Бүгенге көндә “Яңа гасыр” каналының “Нәсыйхәт”, “Җомга вәгазе”, «Актуальный ислам» тапшырулары динебезне яктыртып килә. Моннан тыш иртәнге “Манзара” һәм “Хәбәрләр” тапшыруларында дини вакыйгалар турында җиткерелә.