Мөфти Алабугага сәфәр кыла

08 апрель 2015 ел 14:05

Бүген, 8 апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабугага эшлекле сәфәр кыла. Сәфәр кысаларында сөйләшүләр Алабуга районы башлыгы, шәһәр мэры Геннадий Емельянов белән район хакимияте бинасында очрашудан башланды. Хакимият җитәкчесе белән очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Алабуга имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, хакимият вәкилләре катнашты.

Геннадий Емельянов мөфтигә җирлектәге дини вәзгыять, мөхтәсибәт белән алып барылган хезмәттәшлек турында сөйләде. Төп сүз Алабуганың җәмигъ мәчете  турында барды. Мәчетне өстәмә җылыту кирәк.  Район башлыгы бу эштә ярдәм итәчәген белдерде.

Камил хәзрәт хакимият вәкилләренә район мөхтәсибәтенә кагылышлы үзгәрешләр хакында да әйтте. Алга таба Хәлим хәзрәтнең район җитәкчеләре белән килешеп- сөйләшеп эшләвенә, динебезгә уңышлы хезмәт итүенә ышанычын белдерде. Билгеле булганча, Хәлим хәзрәт район мөхтәсибәтен күптән түгел җитәкли башлады.

Мөфти хәзрәтләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эш планнары белән  таныштырып узды. Татар дин галимнәре мирасын торгызу мөһимлеге хакында сөйләде.

“Алабугада тарихка бик сак карыйлар.Бирегә килеп  бай мәдәни мирасны саклау өчен күп эшләр башкарылуын күрәбез. Нәзарәт игълан иткән “Татар дин галимнәре елы” кысаларында да район дин әһелләре шәһәрнең дини тарихын торгызуга өлеш кертерләр дип уйлыйм”, - диде Камил хәзрәт.

Очрашу ахырында мөфти Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновка барлык диннәргә карата да игътибарлы мөнәсәбәте өчен рәхмәтен белдерде һәм ТР МДНнең истәлек бүләкләрен тапшырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана