Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуганың үзәк мәчетендә район имамнары белән очрашты. Әлеге чарага Мамадыш, Түбән Кама, Зәй, Тукай, Менделеевск, Әгерҗе районнары имам-мөхтәсибләре дә килгән иде.
Дин әһелләре очрашуы Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Имамнар бергәләп республикабызга бәрәкәт, эшләребезнең уңышлы булуын сорап дога кылдылар.
Мөфти үзенең чыгышында яңа мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновның эшчәнлеген уңай яктан бәяләде. Киләчәктә элеккеге мөхтәсиб, мәрхүм Әҗмәл хәзрәт Саматов алып барган нәтиҗәле дини эшләрне дәвам итүен теләде.
Хәлим хәзрәт райондагы дини вәзгыять белән таныштырды. “Хәзерге вакытта Алабуга районында 11 мәчет эшләп килә, шуның бишесе Алабуга шәһәрендә урнашкан. Мәхәллә халкына исламның традицион кыйммәтләре хакында җиткерәбез. Мәчетләрдә төрле дини чаралар, дин әһелләре белән очрашулар оештырып киләбез. Дини укытулар да алып барабыз”, - дип сөйләде ул.
Чарада катнашкан башка район имам-мөхтәсибләре дә мөфтине дини эшчәнлекләре, ниятләре белән таныштырдылар.
Сөйләшү барышында Камил хәзрәт Алабуга мөселманнарын борчыган сорауларга да җавап бирде. Алар белән аралашканнан соң, мөфти имамнарны мәхәллә кешеләренең гозерләренә игътибарлы булырга һәм килеп чыккан мәсьәләләрне үзара киңәш тотып чишәргә чакырды.