Бүген, 8 апрельдә, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләре өмәгә чыктылар. Шәкертләр “Ак мәчет" тирәсендәге җирләрне чистарттылар.
Барча мөселманнар яхшы белә: “Чисталык – ярты иман”. Менә шул хәдисне истә тотып, шәкертләр бергәләп үзләре гыйлем ала торган бина тирәсен тәртипкә салдылар, чүпләрне җыйдылар, җыелып калган карларны тараттылар.