Мөфти Актаныш мөхтәсибәтенә сәфәр кыла

08 апрель 2015 ел 16:41

 Бүген, 8 апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Район үзәгендә мөфтине район җитәкчесе Фаил Камаев каршы алды. Район башлыгы белән очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин да катнашты.

Очрашу барышында дин әһелләре хакимият вәкилләре белән җирлектәге мәчетләрне имамнар белән тәэмин итү хакында сөйләштеләр. Камил хәзрәт бүгенге көндә Россия ислам институтында авылларда эшләргә әзер булган шәкертләр укуы хакында әйтте. Шул ук вакытта ул нәзарәт тарафыннан яшь имамнар өчен грантлар бирелә башлавы турында сөйләде. “Яшь имамнарга җирлектәге хакимият тарафыннан  ярдәм итү дә бик кирәк. Авыл муллаларын әзерләүгә, яшьләрне дин әһеле булырга укытырга тырышырга иде”, - диде мөфти.

Сөйләшү барышында Фаил Камаев имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазинның эшчәнлеген яхшы яктан бәяләде. Хакимият белән дин әһелләре арасында үзара аңлашып эшләү, хезмәттәшлек итү җайга салынуы хакында җиткерде.

Актаныш районындагы очрашулар “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә дәвам итте. Бирегә районның барча имамнары, мөслимәләр, авыл җирлекләре җитәкчеләре җыелган иде.

Очрашу мөфтинең Коръән укуы белән башланып китте, аннары барча катнашучылар бергәләп дога кылдылар.

Камил хәзрәт мөфтият тарафыннан оештырылган чаралар, конкурслар, проектлар турында сөйләде. Имамнарга дин эшләрен алып баруда уңышлар теләде. Шулай ук мөфти Актаныш районы газетларында, җирле радио һәм телевидениядә дини тапшырулар, язмалар әзерләүче журналистларга, дәгъват һәм тәрбия өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган мөслимәләр берлеге җитәкчесе Закирова Зөһрә Хәбибрахман  кызына динебезгә хезмәт итүләре өчен нәзарәтнең “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

Мөфти чыгышыннан соң мөхтәсиб Руслан хәзрәт Актаныштагы дини вәзгыять хакында сөйләде.

Руслан хәзрәт Актаныш районының мәхәлләләр саны буенча республика күләмендә алдынгы урында торуын билгеләп узды. Бүгенге көндә районда 50гә якын мәчет эшләп килә. Хәзерге вакытта ике яңа мәчет төзелә һәм тагын берсенә нигез салынган. Шулай ук хәзрәт мәчетләрдә балалар, өлкәннәр өчен укулар оештырылуын, мөслимәләрнең актив эшчәнлеген билгеләп узды.

Руслан хәзрәт әйтүенә караганда, “Татар дин галимнәре елы” кысаларында Актанышта да дини чара уздыру көтелә. Быел 25 ел мөфти булган Мөхәммәдъяр Солтановның вафатына 100 ел тула. Актаныш районының Мәчти авылында туган (бу авыл 70 елларда юкка чыга) Мөхәммәдъяр Солтанов Уфада мәдрәсәдә укыган, 1856 елда Казан университетын тәмамлаган. 1886 елдан мөфти вазыйфасын үти башлый. Аның дини эшчәнлеге гаять киң кырлы була. Менә шушы зур дини шәхескә багышланган чара уздырырга җыеналар.

Район мөселманнары белән аралашканда Камил хәзрәт дини сорауларга да җавап бирергә вакыт тапты.

Очрашу Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил хәзрәт Вәлиевнең дога кылуы белән тәмамланды. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана