Югары Ослан мөхтәсибәтендә татар дин галименә багышланган кичә узды

09 апрель 2015 ел 12:46

Нәзарәт тарафыннан 2015 ел “Татар дин галимнәре елы” буларак уза. Шушы уңайдан Югары Ослан мөхтәсибәте агымдагы елны татар дин галимнәрен өйрәнү, пропагандалау, аларның хезмәтләрен халыкка җиткерүне төп эшләрнең берсе итеп билгеләде.  8 апрельдә Югары Ослан мөхтәсибәте үзәк мәчетендә “Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең тормыш юлы” дигән кичә узды. Кичәдә Ослан гимназиясе, урта мәктәп укытучылары, укучылары, мәчет картлары, абыстайлар  һәм кунаклар  катнашты. Кичәне үткәрүдә Югары Ослан үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары зур булышлык күрсәттеләр. Кичә  кичке аш белән төгәлләнде, дип хәбәр итә Югары Ослан мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана