Чирмешән мәчетендә җәмәгать белән Коръән уку оештырылды

09 апрель 2015 ел 13:31

604 битле Аллаһыбыз китабының гарәп телендәге вариантын бер айда тулысы белән укып чыктык, дип хәбәр итәләр Чирмешән мөхтәсибәтеннән. 

"Коръәнне мәчетебезнең имамы Хәбир хәзрәт һәм яшь хәзрәт Данир чиратлап, кычкырып укыдылар һәм күп урыннарда туктап, кардәшләребезгә укылганнарның мәгънәсен дә аңлаттылар. Коръәнне бергәләп укуда мөгаллим – мөгәллимәләребез, гарәпчә укый белүче шәкертләребез дә катнашты. Гарәпчә укый белмәсәләр дә, Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен, безгә биргән әмерен, изгелеккә өндәүләрен тыңларга Чирмешәннән һәм башка авыллардан төрле яшьтәге кешеләр килде.

Коръән хәтем кылу мәҗлесләренең берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ярдәмчеләре дә катнашты. Мөфти Камил хәзрәтнең мәчеткә килүе  безнең күңелләргә аеруча хуш килде.

Һәр көнне мәчеткә килеп Коръән укыганда мин үзем дә шундый җиңеллек, рәхәтлек, ләззәт, иман ныклыгы, бәрәкәт, әйтеп бетергесез изге хисләр тойдым. Моны язып кына аңлату мөмкин түгел. Бигрәк тә Коръәнне укып бетергәч күңелләрем тулып, теләкләр теләп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне әйтеп дога кылгач бәхетле мизгелләр кичердем.

Март аеның соңгы җомгасында, Коръән хәтем кылгач, Хәбир хәзрәт җитәкчелегендә илебезнең, районыбызның, гаиләләребезнең, якыннарыбызның, халкыбызның нинди диндә булуына карамастан, хәерле бәрәкәтле уңышларга ирешүен теләп һәм Аллаһы Тәгалә хозурына киткән әрвахларга дога кылдык.
Җәмәгать белән Коръән укуны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятләп торабыз. Нинди яшьтә булуга карамастан, район халкын – дин кардәшләребезне бу чарада көтеп калабыз", - дип яза
Әлфия Хәсәнова,
Чирмешән мәчетенең хатын-кызлар советы җитәкчесе, мөгаллимә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана