“Мәңгелек илгизәр” күргәзмәсе Муса Бигиевка багышлана

09 апрель 2015 ел 14:24

10 апрельдә Ислам мәдәнияте музеенда Муса Бигиевнең тууына 140 ел тулу уңаеннен “Мәңгелек илгизәр” дип аталган күргәзмә ачыла.

Муса Бигиев – бөек татар дин белгече-философ, публицист, ХХ гасыр башындагы Россия мөселманнарының прогрессив хәрәкәте лидерларының берсе.Үз кулы белән төзелгән исемлеккә дин белгече 120 дини хезмәтен һәм мәкаләләрен керткән. Алар арасында: «Белемдә көч», «Гарәп әдәбияты һәм мөселман гыйлеме», «Коръән һәм изге Язмаларның тарихы», «Өстән генә кешеләрнең ышанулары», «Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр», «Озын көннәрдә ураза», Коръәннең татарчага тәрҗемәсе, «Коръән басылмаларына график төзәтмәләр», «Мөселман канунчылыгы», «Әль-Лузумийат» («Мәҗбүр булмаганның мәҗбүрилеге») авторы филосов имам Абу-л-Алаал-Марринең биографиясе», «Бөек темаларга вак уйланулар», «Фикерләр: Риза-эд-дин б. Фәхр эд-диннең «Дини һәм социаль сораулар» китабына тәнкыйть», «Коръәннең изге аятләрен гаҗәеп яктыртуда Йаджудж», «Шиит фикерләренә тәнкыйть», «Пыйгамбәрнең яшәү көннәре», «Коръәндә морфология», «Ислам чорына чаклы халыкның яшәеше», «Ислам гыйльми университетының программасы», «Исламда Конституция»,»Исламда үсеш һәм банклар» һәм башкалар бар.

Күргәзмә ачылышында Муса Бигиев нәселен дәвам итүчеләр – Петербургтан Әлмира Таһирҗанова, Уфада яшәүче оныклары – Камилә Галеева, Галия Янгирова катнашачак.

Күргәзмәдә киң җәмәгатьчелеккә беренче мәртәбә олуг шәхеснең Петербургта яшәүче оныгы Мөхәммәд Таһирҗановның гаилә архивы тәкъдим ителәчәк. Гаилә архивында Муса әфәнденең уникаль фотографияләре, хаҗга барганда үзе белән алып барган шәхси әйберләре сакланган.

Шулай ук олуг шәхескә кагылышлы Казан музейларында сакланган экспонатлар да урын алачак.

Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң Муса Бигиев мирасын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырыла. Әлеге чара кысаларында ике документаль фильм күрсәтеләчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана