Арчада имамнар җыелышы үткәрелде

09 апрель 2015 ел 14:40

Бүген Арча үзәк мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелыш изге Коръән аятләре белән башланып китте. Арча районы имам мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ил-көннәребезгә тынычлык иминлек теләп дога кылды. 

Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Рөстәм хәзрәт мөфти хәзрәтләренең сәламен тапшырды. Имамнарга эшләрендә уңышлар теләде. "Дини эшчәнлекне “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру” турындагы нигезләмәгә таянып алып барырга кирәк, шул очракта без төрле аңлашылмаучанлыклардан котылачакбыз",– диде хәзрәт. Әлеге нигезләмәне ТР МДНнең Голәмәләр шурасы ел дәвамында казыйлар белән берлектә әзерләде. Нигезләмәгә җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уздыру, мәетне юу, кәфенләү, мәетне җирләү, зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре, исем кушу, Коръән ашы үткәрү кебек йолаларны башкару тәртибе язылган.

 Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шушы көннәрдә генә үзенең гомер бәйрәмен бәйрәм итүче Наласа авылы имам-хатыйбы Габдерәшит хәзрәткә 80 яшьлек юбилее уңаеннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Арча районы имам мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев авылларда имамлык вазыйфасын үтәүчеләрне алда торган эшләр белән таныштырды. Хәзрәт үзенең чыгышында регистрация эшләрен тәртипкә китерүгә тукталды. Яз җитү белән тирә-юньдә чүп-чарлар калкып чыга, шуның өчен мәчет әйләнәләрен чистарту, зыяратларны җыелышып өмәләр ясау хакында сөйләде. 

Мөхтәсиб 12 апрель, якшәмбе көнне Арча үзәк мәчетендә мөселман балалар бәйгесе үткәреләчәге хакында җиткерде. Бәйге ике наминациядә булыр дип көтелә. Беренче наминациядә дини сорауларга җавап бирү каралган, икенче наминация исә намаз укуга кагылышлы булачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана