Бүген Арча үзәк мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелыш изге Коръән аятләре белән башланып китте. Арча районы имам мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ил-көннәребезгә тынычлык иминлек теләп дога кылды.
Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Рөстәм хәзрәт мөфти хәзрәтләренең сәламен тапшырды. Имамнарга эшләрендә уңышлар теләде. "Дини эшчәнлекне “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру” турындагы нигезләмәгә таянып алып барырга кирәк, шул очракта без төрле аңлашылмаучанлыклардан котылачакбыз",– диде хәзрәт. Әлеге нигезләмәне ТР МДНнең Голәмәләр шурасы ел дәвамында казыйлар белән берлектә әзерләде. Нигезләмәгә җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уздыру, мәетне юу, кәфенләү, мәетне җирләү, зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре, исем кушу, Коръән ашы үткәрү кебек йолаларны башкару тәртибе язылган.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шушы көннәрдә генә үзенең гомер бәйрәмен бәйрәм итүче Наласа авылы имам-хатыйбы Габдерәшит хәзрәткә 80 яшьлек юбилее уңаеннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Арча районы имам мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев авылларда имамлык вазыйфасын үтәүчеләрне алда торган эшләр белән таныштырды. Хәзрәт үзенең чыгышында регистрация эшләрен тәртипкә китерүгә тукталды. Яз җитү белән тирә-юньдә чүп-чарлар калкып чыга, шуның өчен мәчет әйләнәләрен чистарту, зыяратларны җыелышып өмәләр ясау хакында сөйләде.
Мөхтәсиб 12 апрель, якшәмбе көнне Арча үзәк мәчетендә мөселман балалар бәйгесе үткәреләчәге хакында җиткерде. Бәйге ике наминациядә булыр дип көтелә. Беренче наминациядә дини сорауларга җавап бирү каралган, икенче наминация исә намаз укуга кагылышлы булачак.