Мәдрәсә кунаклары - ветеран хәзрәтләр

09 апрель 2015 ел 16:26

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә истәлекле очрашу вакыйгасы булып узды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгын каршылап, шәкертләр янына күрешергә күкрәкләрен орден, медальләр белән бизәгән сугыш ветераннары, олуг, мәртәбәле хәзрәтләребез килде. Алар үз вакытында безнең мәдрәсәбездә дини гыйлем эстәгәннәр, бүген дә мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торалар. Ул – Харис хәзрәт Салихҗан, Хәтер мәчете имам-хатыйбы, полиция полковнигы, шәрәфле академик һәм Хаҗи хәзрәт Гатауллин, хәрби полковник, Кабан арты мәчетендә мәхәллә рәисенең ярдәмчесе булып хезмәт итә. Мөгаллимнәр, шәкертләр белән очрашу әңгәмәсе бик җылы төстә узды. Шәкертләр бик күп сораулар бирде. Хәзрәтләр сугышның авырлыгын салкын, ачлыкта булган тәэсирләрен күз яшьләр белән искә алды. Харис хәзрәт үзе язган китаплары белән таныштырып узды.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында: “Сугыш бәләсе һәрбер йортның ишеген каккан, минем үземнең ике бабам да сугышта һәләк булды, безнең әти-әниләребез әти тәрбиясеннән мәхрүм булып үсте. Ата-аналарыбыз үз вакытында авыр тормышның әчесен күреп, балаларыбыз шушындый авырлыкларны, сугышны, ачлыкны күрмәсеннәр иде дип дога кылдылар, – дип әйтте. – Аллаһының рәхмәте белән, шуларның догасы бәрабәрендә тынычлыкта, иминлектә яшибез. Аллаһы тәгалә илебезне, халкыбызны тынычлыктан аермасын".

Ветераннар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов һәм Казан шәһәре мэриясеннән Илгиз әфәнде Сарманов килгән иде. Соңыннан кунакларга бүләкләр бирелде һәм әлеге чара аш мәҗлесе белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана