Балалар хастаханәсе янына "Тыныч бакча" рухи комплексы корыла

10 апрель 2015 ел 09:43

 Казандагы Республика балалар клиник хастахнәсе территориясендә “Тыныч бакча” дип аталган рухи комплекс барлыкка киләчәк. Биредә мәчет, чиркәү, парк һәм спорт мәйданчыгы урнашачак.

Шушындый үзенчәлекле урын булдыру турындагы килешүгә Татарстан Сәламәтлек министрлыгы, балалар хастаханәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе тарафыннан әзерләнде һәм расланды.

Килешүгә кул куйганчы “Тыныч бакча”ның электрон презентациясе уздырылды. Проект хакындагы сөйләшүдә ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов, митрополит Анастасий атакай һәм башкалар катнашалар.

Мәчет һәм чиркәү хастахнәгә килгән һәр кеше өчен ачык булачак. Авырулар да, аларның якыннары да дин әһелләренә үзләре теләгән вакытта мөрәҗәгать итә алачак.

“Тыныч бакча”ны бу елның август ае ахырында ачарга җыеналар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана