Мөгаллимнәр уку-укыту программалары хакында киңәште

10 апрель 2015 ел 11:26

8 апрельдә ТР МДН, РИИ, КФУ "Ислам тарихы һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү программасы" кысаларында квалификация күтәрү курсын уздырды. Курс “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары”на туры килгән программалар, методик эшләнмәләр әзерләү” дип аталды.

Әлеге курс дини уку йортлары мөгаллимнәренә исәп тотып оештырылды. Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Буа, Мамадыш, Ютазы, Кукмара һәм башка районнардан дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр  җыелган иде. Әлеге мөгаллимнәр дини уку йортлары программаларын әзерләү өчен сайланды.

Алар программаларга, методик эшләнмәләргә куелган таләпләр тикшерелде. Шулай ук имам-хатыйбларны, ислам фәннәрен, гарәп телен укытучыларын әзерләүгә кагылышлы сорауларны карадылар.

Лекцияләрне дини мәгариф өлкәсе белгечләре укыды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана