9 апрельдә Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсендә актив мөселман яшьләрен җыйдылар. Җыелыш “Ак мәчет” имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәливнең сәламләве белән башланып китте. Хәзрәт яшьләргә үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде.
Җыелыш барышында яшьләр мәдрәсәдә алып барган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, ниятләре, планнары белән уртаклаштылар. Социаль проектларны тикшерделәр.