Түбән Кама җәмигъ мәчетендә өлкән буын вәкилләре белән очрашу уздырылды. Мәхәллә яшьләре өлкән буын вәкилләрен хөрмәт итеп табын әзерләде һәм бабайлар турында фильм төшерде.
Очрашу Салих хәзрәт Ибраһимов чыгышы белән башланып китте. Хәзрәт мәчет эшләре турында сөйләгәч, мәхәллә картларына рәхмәтен белдерде. Дини эшләрдә актив булганнары һәм мәчет төзелешендә катнашканнары өчен яшь буын вәкилләре аларга зур рәхмәтле. Салих хәзрәттән соң шәһәрдә яхшы билгеле аксакал карт Кирам хаҗи сүз алды. Кирам хәзрәт мәрхүм мәхәллә картларын искә алды һәм мәҗлестә катнашкан барча кеше алар рухына багышлап дога кылды.
Аннары бабайлар үзләре һәм мәчет тормышы хакында фильм карадылар.