Мөфти Чаллыда

13 апрель 2015 ел 15:47

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар белән очрашу, дини вәзгыять белән танышу максатыннан Чаллы мөхтәсибәтенә сәфәр кыла. Мөфтинең эшлекле сәфәре шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән очрашудан башланды. Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайнуллин да катнашты.

Камил хәзрәтнең яңа мэр белән тәүге тапкыр очрашуы, шуңа күрә хәзрәтләр шәһәр җитәкчесен нәзарәт, мөхтәсибәт эшләре белән якыннанрак таныштырдылар. Мөфтият алып барган эшләр, проектлар хакында сөйләделәр. Хакимият белән мөхтәсибәт арасында хезмәттәшлек кору юлларын барладылар.

Аерым алганда сүз, Чаллының җәмигъ мәчетен төзүгә дә кагылды. Бүгенге көндә Чаллыда 9 мәчет эшләп килә. Шәһәр үзәгендә барлык мөселманнарны берләштерүче, бәйрәм намазларын зур җәмәгать булып уку мөмкинлеген бирүче үзәк мәчет салу мөһим. Яңа җәмигъ мәчеткә җир алынган. Шәһәр башлыгы әлеге иман йортын төзүдә ярдәм күрсәтәчәгенә әзер булуы хакында әйтте.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана