Буа районы Вольнистан авылында имам сайлау
9 апрель көнне Буа мөхтәсибәтенең Вольнистан авылы мәхәлләсендә яңа имам сайланды. Сабиров Әбрар хәзрәт авырып китү сәбәпле, мәчет картлары үзара киңәшеп, бер тавыштан вакытлыча Камалетдинов Ракиб хәзрәтне имам итеп сайладылар.
Әлеге чарада имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Вольнистан авылының җирле үзидәрә җитәкче Замалтдинов Рамил Әмир улы катнашты. Илмир һәм Фәһим хәзрәтләр ислам диненең кыйммәтләрен аңлаттылар. Дин эшләрен алып баручыларга авыл халкы белән дус-тату булып эшләүне, авыл халкының иман ныклыгын саклауны теләделәр.
Чара Коръән укып, догалар кылып тәмамланды.