12 апрельдә “Ак мәчет” мәдрәсәсендә якшәмбе курсларында ислам гыйлемнәрен өйрәнүче хатын-кызлар арасында Коръән уку конкурсы узды.
Конкурста катнашучылар өч төркемгә бүленде: 1 ел укучылар, 2-3 ел укучылар һәм 3 елдан күбрәк укучылар.
Алар Коръән сүрәләрен укып күрсәтергә, тәҗвид буенча сорауларга җавап биерргә һәм тактага Коръән сүзләрен язып күрсәтергә тиешләр иде.
Җиңүчеләр исемлеге:
1 ел укучылар:
1. Исламова Равилә
2. Кәримова Нәзима
3. Шәрифуллина Зүфәрия
4. Канипова Филзилә
2-3 ел укучылар:
1. Сибгатова Мөнҗия
2. Нуриева Рүзия
3. Хасанова Гүзәл
3 елдан күбрәк укучылар:
1. Фәйрушина Лида
2. Әмирханова Мөнирә
3. Латыйпова Филүсә