Татарстан мөфтие Чаллыга сәфәре кысаларында “Әбүзәр” мәчетендә шәһәр имамнары белән очрашты. Очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнашты.
Мөфти хәзрәтләре имамнар белән дини эшләр хакында фикерләште. Нәзарәт планнары белән уртаклашты. Имамнарны ул татар дин галимнәре мирасын өйрәнергә һәм халык белән аңлашып эшләргә чакырды.
Мөфти Камил хәзрәт имамнарга дини эшчәнлек алып барулары һәм мәхәллә халкына ислам кыйммәтләре җиткерүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин 18 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турнир узачагы турында искә төшерде һәм шуңа әзерлек эшләре белән таныштырды. Әлеге ярышларда җиңүчене хаҗ сәфәре көтә.
ЧАЛЛЫДА МӨФТИЯТ КУБОГЫНА ТУРНИРЛАР УЗДЫРЫЛА