«Islamica» лекториясе кысаларында Рөстәм хәзрәт Батыр лекция укый

13 апрель 2015 ел 17:34

14 апрельдә «Islamica» лекториясе кысаларында мөфтинең беренче урынбасары  Рөстәм хәзрәт Батыр чыгыш ясый. Хәзрәт “Ислам символлары серләре” темасына сөйләячәк. Лекция сәгать 16.00дә башлана.

Үткәрү урыны: Казан, Пушкин урамы, 1;  2нче кат.

Атна саен үткәреләчәк лекториянең максаты – киң җәмәгатьчелекне танылган ислам әһелләре белән таныштырудан гыйбарәт. Алар арасында динне өйрәнүче фәнни хезмәткәрләр дә, дини эшчәнлек алып баручылар да булыр дип көтелә.

Лекторлар белән очрашу КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институтының  яңа ачылган исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә уздырыла. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана