14 апрельдә «Islamica» лекториясе кысаларында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр чыгыш ясый. Хәзрәт “Ислам символлары серләре” темасына сөйләячәк. Лекция сәгать 16.00дә башлана.
Үткәрү урыны: Казан, Пушкин урамы, 1; 2нче кат.
Атна саен үткәреләчәк лекториянең максаты – киң җәмәгатьчелекне танылган ислам әһелләре белән таныштырудан гыйбарәт. Алар арасында динне өйрәнүче фәнни хезмәткәрләр дә, дини эшчәнлек алып баручылар да булыр дип көтелә.
Лекторлар белән очрашу КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институтының яңа ачылган исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә уздырыла.