Кукмара мәдрәсәсендә Мисыр галиме белән очрашу

14 апрель 2015 ел 09:57

12 апрельдә Кукмара мәдрәсәсендә Мисыр иленнән килгән дин галиме – шәригать фәннәре докторы шәйх Хәмделлаһ хафиз Мөхәммәд белән очрашу булды. Шәкертләр һәм мөгаллимнәр катнашында узган әлеге җыенның беренче өлеше вәгазьгә багышланды. Вәгазе башында шәйх Хәмделлаһ гыйлем әһәмияте турында сөйләсә, соңыннан ислам диненең гакыйдә, фикыһ һәм әхлак кебек мөһим тармаклары хакында бик тә хикмәтле, тирән мәгънәле мәгълүматын җиткерде.

– Гакыйдә – ул безнең фикерләвебез, йөрәк белән ышануыбыз, – диде мәртәбәле кунак. Әбү Хәнифә мәзһәбенә муафыйк булган Әбү Мансур Әл-Матуриди хезмәтләрендә, шулай ук гакыйдә әт-Тәхавия китабында “кеше йөрәге белән ышанды икән, гамәл әле кылмаса да, ул инде мөселман” – диелә. Иман ул йөрәктә урнашкан, ә гамәл ул – ышануның (иманның) күркәм нәтиҗәсе, җимеше...

Ислам диненең икенче зур тармагы фикыһ булуын билгеләп үткәч, шәйх Хәмделлаһ мәзһәбләр мәсьәләсенә тукталды һәм хәнәфи мәзһәбе формалашуы, Әбү Хәнифә хәзрәтләренең нинди зур галим – факиһ булуы турында төпле аңлатма бирде. Фикһый мәсьәләләрнең төрле ысулларга нигезләнеп хәл ителүе хакындагы фикер дә тыңлаучыларны бик кызыксындырды.

– Беренче ысул – ул дәлилләр. Икенчесе – дәлилләрне куллану ысулы. Тагын бер бик мөһим нәрсә – мәсьәләнең галим тарафыннан аңлатылган булуы. Кызганычка, кайберәүләр бер ысулны гына – дәлилләрне, ягъни “Коръән һәм хәдисне” үзләре аңлаганча, белер-белмәс куллана башлыйлар һәм... адашу юлына кереп китәләр. Бу исә – хәтәр юл. Пәйгамбәребез (с.) дә: “Гыйлемне галимнәрдән алыгыз”, – дип юкка гына әйтеп калдырмаган. Аның: “Гыйлем галимнәр югалу белән югалыр”, - дигән сүзләре дә игътибарга алырлык бер гыйбрәтле фикердер. Әлеге фикерне куәтләп, Хәмделлаһ хафиз Мөхәммәд шәкертләргә шундый нәсыйхәтен җиткерде:

– Мөселман өчен мәзһәбкә иярү бик мөһим нәрсә. Гади кеше Коръән белән сөннәттән үзлектән хөкем чыгара алмый, шуңа күрә үзең яшәгән җирлектә таралган мәзһәбне кабул итеп, гамәл кылуда галим-мөҗтәһид аңлатмаларына таянып, җирле мөселман җитәкчеләренә итагать итеп яшәүдән дә хәерлерәк нәрсә юктыр...

Ислам диненең өченче мөһим тармагы – ул тәрбия, әдәп-әхлак.

– Ислам әхлагы шәфкатьлелеккә, игелеккә нигезләнә, – дип ассызыклап әйтте шәйх Хәмделлаһ. – Гамәлдә, фикерләүдә урталыкны сайларга кирәк. Урта фикерле мөселман башкаларны гаепләми, бәхәсле мәсьәләләр чишелгәндә кызмый, һәрдаим пәйгамбәребезгә хас булган лаеклы тынычлыкны саклый, фетнәдән ерак булырга тырыша. Безгә дә урталыкны саклап, Мөхәммәд гәләйһиссәләм үрнәгендә олы йөрәкле, кече күңелле Аллаһның затлы бәндәләре булып яшәргә язсын.

Очрашуның икенче өлеше сорауларга җавап рәвешендә үтте. Шәкертләр зур активлык күрсәтеп, остазга бик күп сораулар бирделәр. Мисыр галиме һәр сорауга тулы, тәфсилле, әмма шул ук вакытта анык һәм җыйнак җаваплар бирде.

Әлеге очрашуны оештырган Россия ислам институты җитәкчелегенә, галимне озатып йөрүче, аның һәр фикерен татар теленә җиренә җиткереп тәрҗемә иткән РИИ мөгаллиме Рамил хәзрәт Гиззатуллинга ихлас күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шундый файдалы очрашулар дәвамлы, нәтиҗәле, бәрәкәтле булсын дигән теләктә калды кукмаралылар.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе директоры

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана