Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районына сәфәре кысаларында 36 имамга шәһадәтнамәләр тапшырды. Имамнарны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләште.
Шәһадәтнамәләр тапшыру чарасында күрше-тирә районнардан килгән имам-мөхтәсибләр дә катнашты. Питрәч, Апас, Буа, Югары Ослан мөхтәсибләре Яшел Үзән имамнарына уңышлар теләде. Шулай ук очрашуда төньяк- көнбатыш төбәге казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да катнашты.
Шәһадәтнамәләрне тапшыру алдыннан мөфти хәзрәтләре имамнарга үзенең нәсихәтләрен, теләкләрен җиткерде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин авылларда дини эшчәнлек алып баручыларны актив булырга, уку-укыту эшләренә игътибар итәргә һәм нәзарәт проектларында даими катнашырга чакырды.
Мөфти шәхсән үзе һәм мөфтият исеменнән муллаларга рәхмәтләрен дә җиткерде. “Динебезгә, халкыбызга хезмәт итүдә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, - дип теләде.