Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кырым Республикасы Бахчисарай районына эшлекле сәфәр кыла. 14 апрельдә ул Крым мөфтие Хаҗи Әмирали Аблаев белән очрашу үткәрде.
Эчтәлекле әңгәмәдә сүз ике дини оешма арасында хезмәттәшлекне ныгыту турында барды. Бахчисарайдагы 6 мәчетне төзекләндерүдә ярдәм итү мәсьәләсе буенча да фикер алышу булды. Мөфти Хаҗи Әмирали Аблаев Татарстан кунагына биредәге мөфтиянең эшчәнлеге белән таныштырды.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сәламнәрен җиткереп, Кырым мөфтиятенә төрле өлкәләрдә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Очрашу ахырында Рөстәм хәзрәт ТР мөфтие исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллиның Кырым Республикасы Бахчисарай районына эшлекле сәфәре 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.