Мөфтият вәкилләре Россия һәм Марокко эшмәкәрләре бизнес-форумында катнашты

15 апрель 2015 ел 12:35

Бүген Казанның Марриотт кунакханәсендә Марокко һәм Татарстан эшәмәкәрләре катнашында бизнес-форум үтте. Марокконың Тышкы сәүдә министры Мохаммед Аббу җитәкләгән делегациягә илнең 40 якын эре компания вәкилләре керде.

Форумның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие исеменнән ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмиддулин, “Хәләл” стандарт Комитеты җитәкчесе Марат Низамов катнашты. Шулай ук мөселман эшкуарлары ассоциациясе, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре һәм күп санлы Татарстан эшмәкәрләре дә бар иде.

Марокко делегациясе форум барышында авыл хуҗалыгы, тукыма сәнәгате, электроэнергетика, металлургия, хәләл өлкәләрендә җитештерелгән продукция һәм эшчәнлекләре белән таныштырды.

Рәсми очрашу ахырында ТР МДНнед аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин Марокконың Тышкы сәүдә министры Мохаммед Аббуга Татарстан мөфтие исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана