14-15 апрельдә “ТР МДН Хаҗ” программасы хезмәткәрләре Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре үзәк мәчетләрендә халык белән очрашу үткәрде. “ТР МДН Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов һәм нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов “Хаҗ” темасына семинар уздырды һәм «ДУМ РТ ХАҖ» 2015 елда тәкъдим иткән яңа программалар белән таныштырды.
“Мондый очрашулар барышында күп кенә мөселманнар хаҗ сәфәренең әһәмиятенә тагы да ныграк төшенә”, - дип белдерде Ранис хәзрәт.
Киләчәктә алар Казанда һәм республикабызның башка районнарында да оештырылыр дип көтелә.