Ярдәм мәчетендә “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” оешмасы делегациясе булды

15 апрель 2015 ел 11:02

Казанның Ярдэм мәчетендә Азат Гайнетдинов җитәкчелегендә “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма делегациясе булды. Кунакларны мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов каршылады.

Очрашуның төп максаты – социаль әһәмияткә ия проектларны чынга ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм әфьюннән, хәмер кулланучыларны тернәкләндерү юнәлешендә хезмәттәшлек юлларын барлау.

Илдар хәзрәт әйтүенчә, бүген ТР МДН бу өлкәдә актив эшчәнлек алып бара, шуңа күрә җәмгыятьтәге бу проблемалар белән көрәшергә әзер булган башка оешмаларның да  булуы бик мөһим.

Азат Гайнетдинов хәзрәтне “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге”нең яңалыклары белән таныштырды. Яңа сайтлары http://centrra.ru/ һәм «Вконтакте» социаль челтәрендә махсус группа барлыкка килүен әйтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана