Бөгелмә мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Алтын урталык” мөселман яшьләре оешмасы Яшьләр иҗтимагый палатасының беренче утырышында катнашты. Ул Бөгелмә муниципаль районы Советы каршында оештырылды.
Утырышта палатаның бурыч-максатлары, эш юнәлешләре һәм төп составы билгеләнде. Хәзер яшь парламентчылар ТР иҗтимагый палатасына файдалы һәм кирәкле дип санаган төрле законопроектлар тәкъдим итә ала.