Кичә мөселман яшьләре кабаттан Диния нәзарәте бинасына җыелды. Татарстанда игълан ителгән “Әдәбият елы” кысаларында әзерләнгән “Коръән һәм әдәбият” дип аталган чираттагы очрашуга ТР Язучылар берлегенең һәм “Әллүки” иҗат берләшмәсенең яшь, талантлы, өметле, иҗат рухы белән янган шагыйрь һәм шагыйрәләре; дини әдәбият, әдәбиятта дини мотивлар һәм, гомумән, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Арадарында Язучылар берлеге әгъзасы булып өлгергән, “Татарстан китап нәшрияты”нда берничә китабы чыккан яшь егет-кызлар да булды.
Кичәне яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова алып барды. Кичәнең кунаклары арасында нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, мөхтәрәм шәхес Рабит Батулла, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт һәм “Әллүки” иҗат төркеме кураторы Халисә Ширмәннәр бар иде.
Очрашуны Нияз хәзрәт Коръән аятьләре белән башлап җибәрде һәм бик тә тәфсилле итеп татар дини әдәбитына күзәтү ясады. Рабит Батулла бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләргә тукталып, әдәбият һәм дин бәйләнешенә кагылышлы сорауларга дөрес җавап биргән яшьләргә үзенең китапларын да бүләк итте. Рәмис Аймәт бүгенге яшь татар язучылары һәм шагыйрьләренә булган игътибар, иҗатчыларның Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләтләре турында фикерләре белән уртаклашты. Әлбәттә, кичәнең иң күркәм өлеше – яшьләрнең үз иҗат җимешләре белән таныштыру. Алар арасында Фәнил Гыйләҗев, Алсу Нургатина, Айдар Җамал, Дания Нәгыймуллиналар искиткеч камил язылган, тирән эчтәлекле әсәрләрен тәкъдим иттеләр.
Яшьләр мондый очрашуларның дәвамлы булуын теләп, аралашып, бердәм яшәргә дигән ният белән таралышты.