"Татар сүзе" мобиль кушымтасы IOS платформасы өчен дә эшләнде

08 май 2015 ел 12:50

Апрель башларында  “Татар” сүзе” дип аталган махсус мобиль кушымта эшли башлады. Моңа кадәр ул бары Android җайланмалары өчен генә иде, ә хәзер OIS кулланучылар да аны үзләренә урнаштыра ала. ТР МДН тарафыннан эшләнгән бу кушымта кулланучыларын иске татар сүзләре белән таныштыра. Һәр көн автоматик рәвештә сезнең телефоныгызга яңа сүз килә һәм аңа кыскача аңлатма бирелә, русча тәрҗемәсе күрсәтелә, Коръән һәм хәдисләрдә кулланылышы да языла. Шунысы мөһим, кушымта телефон интернет челтәренә тоташмаганда да эшли. Аны сез «Play Маркет”та таба аласыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана