Бүген Төркия Республикасы Бөек милли җыены рәисе Җәмил Чичек җитәкчелегендәге делегация Кол Шәриф мәчетендә булды. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде. Мәчеттә Төркия кунакларын ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Кол Шәриф мәчете имм-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды. Алар делегациягә мәчет тарихы, аның күркәм яклары, шулай ук Татарстан мөселманнары яшәеше турында сөйләде.
Кунаклар шулай ук мәчетнең намаз уку бүлмәләрендә, Ислам мәдәнияте музеенда булдылар. Очрашу ахырында Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.